2019 елның 20 февралендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдинов Мәсгут Хәләфетдин улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугышчан хезмәтләре һәм намуслы хезмәте өчен ветеран орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Юбиляр искиткеч балалар тәрбияләп үстергән, шуңа күрә картлыгын балалары, оныклары, оныкчыклары белән җылы мөнәсәбәттә каршылый һәм үзен бәхетле кеше дип саный. Юбилей көнендә ветеран район башлыгы Рамил Хәкимулла улы Гатиятуллин, балалар, оныклардан котлаулар кабул итте.