Әлмәт шәһәрендә 2019 нчы елның 100 нче пары

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Халык традицияләре буенча февраль ае туйлар үткәрү өчен иң яхшы ай булып санала. Февраль аенда уздырылган туй яшь парларга ныклы никах бүләк итәчәк, алар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булачак.

Бүген, 2019 елның 21 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Дубаков Иван Виктор улы һәм Мингалиева Элона Риф кызы 100 нче пар булып теркәлделәр.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны никахлашу көне белән котладылар! Тормышыгыз мул булсын, йортларыгызда балалар көлүе яңгырасын һәм һәрвакыт ышаныч, өмет һәм мәхәббәт яшәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International