Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар Хәләфетдин улы тапшырды. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль ГХАТ бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана, “Бәрдәм Россия” партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитетының җитәкчесе Байтукалова Рита Марсил кызы һәм Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Азнакай районында идарә итү бүлеге җитәкчесе Эльвира Газизова кунакларны паспорт тарихы белән таныштырдылар.
Бу чара "Ватанны саклаучылар көне" алдындан булып узды, шуңа күрә тик Азнакай районның егетләре генә монда чакырылды. Бәйрәм белән җылы котлаулар яңгырады һәм бүләкләр тапшырылды. Мондый истәлекле көн, яшь Россия гражданнарының күңелендә гомерлеккә сакланыр дип ышанып калабыз.