Николай Петровичны юбилее белән котларга якыннары һәм туганнары килгән иде. Аның Антоновкада яшәүче апасы Мария Петровна да инде күптән туксан яшен тутырган. Сеңлесе Аннаның да туксан яшьлек юбилее якынлашып килә. Әнә шундый алар, үткән елларга бирешмичә, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче Ереминнар. Балалары һәм оныкларының горурлыгы алар!