Чистай ЗАГС бүлегенең Пенсия фонды идарәсе белән хезмәттәшлеге

2019 елның 15 феврале, җомга

2018 нче елның 15 нче февралендә Чистай шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсенең 2018 нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2019 нчы  елда  торган бурычлар мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. Әлеге чарада Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова актив катнашты һәм чыгыш ясады. Ведомствоара конструктив хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, ул, һичшиксез, районда яшәүчеләр тарафыннан дәүләт хезмәтләрен алу сыйфатына яхшы тәэсир итә. Учреждение вәкилләре тиешле структураларга вакытында мөрәҗәгать итү максатларында эшләнгән белешмәлекләрне тарату тәҗрибәсен дәвам итәргә, шулай ук булган норматив база кысаларында документларны формалаштыруның дөреслегенә ирешергә кирәк дип саныйлар. Шулай ук Чистай районындагы демографик вәзгыять белән бәйле проблемаларга да зур игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International