Әмиров Сания 90 яшь тулу уңаеннан якыннары һәм туганнары исеменнән ихлас котлаулар, истәлекле бүләкләр кабул итте. Шулай ук юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк тапшырды.
Сания апага гомер юлында күп авырлыклар күрергә, кайгы-хәсрәтләрне кичерергә туры килә, иртә әти-әнисез кала. Сугыштан соң Сания апа Апаз егете Баязитка кияүгә чыга. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр.
Сания апа өчен үзенең 90 яшьлек юбилеен зур гаилә, балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә билгеләп үтү - зур шатлык. Юбиляр үзе әйтмешли: «Мин бик күп авырлыклар кичердем, Ходай миңа тормышның шатлыклы мизгелләрен күрү өчен күбрәк гомер итәргә мөмкинлек бирә!»