Түгәрәк өстәл артында очрашу хокукый мәгълүмат сәгате буларак, Һәркемгә уңайлы, файдалы, тормыш мисалларына, саннарга бай булды. Балалар гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никахны төзү шартлары нинди булуын, үз фамилиясен, исемен яки атасының исемен алыштырырга теләгән кешеләргә нәрсә белергә кирәклеген, ата булуны һәм уллыкка (кызлыкка) алуның нәрсә икәнен һәм алар арасында аерма нинди икәнен белделәр.
Укучылар белән әңгәмәдә никахлашучыларның яшьләренә аерым басым ясалды. Туу һәм үлем кебек теркәү төрләре дә игътибарсыз калмады.
Сирена Тимерхан кызы шулай ук килүчеләр белән эшләү, кабат таныклыклар бирү үзенчәлекләре турында сөйләде, һәр документ, имзалар алдыннан, игътибар белән укырга кирәк, чөнки хаталарны иң яхшы очракта төзәтүгә алып баралар (мөрәҗәгать итүче хисабына ук), еш кына судка да мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Укучылар дәүләт хезмәтләре Порталы аша гражданлык хәле актларын теркәү турында электрон гаризалар бирү мөмкинлеге һәм мондый гаризаларның өстенлекләре турында белделәр.
Зур кызыксыну белән «Гаилә кыйммәтләре»төшенчәсе буенча фикер алыштылар. Дискуссиядә түбәндәге сораулар да каралды: Нәрсә гаилә ул? Хәзерге яшь гаилә нинди проблемалар кичерә? Ата-аналарның балаларның психикасына аерылуы ничек тәэсир итә? Аерылышканнан соң балалар кем белән кала? Балалар ата - аналардан кем калырга хокуклы?
Алга таба сүз М. Җәлил исемендәге мәдәният йортында никахлашу залында шулай ук күп еллар законлы никахта гомер кичерүче юбилярларны хөрмәтләү, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көннәре,паспортлар тапшыру һәм башка бик күп нәрсәләр турында барды.
Бу очрашу ахырында Сирена Тимерхан кызы мондый чаралар гаиләләр ныгуына ярдәм итәр, безнең балалар Россиянең лаеклы гражданнары булып үсерләр һәм үрнәк булырлык ышанычлы гаиләләр булдырыр, дигән ышаныч белдерде.