Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк балалар бәйрәме

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк балаларны хөрмәтләү тантанасы узды. Яшел Үзәндә узган 2018 елда барлыгы җиде гаиләдә шатлыклы вакыйга булды. Истәлекле вакыйга белән бәхетле ата-аналарны Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нургалеева Эльвира Әсгат кызы һәм «Синяя птица» өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе Динмөхәммәтова Альбина Рапхәт кызы котлады. ГХАТ бүлеге белгечләре бәйрәмдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр һәм бәхет, сәламәтлек, уңышлар һәм мәхәббәт теләделәр. Бәйрәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International