Зәй районы ГХАТ бүлегендә Гашыйклар көне узды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә Гашыйклар көненә багышланган “Помолвка” йоласы үткәрелде. Чарага яшьләр Бывалов Никита һәм Глухова Диана чакырылды. Тиз арада алар “ир” һәм “хатын” статусына ия булачаклар.  Ә бүген ГХАТ бүлеге белгечләре аларны танталы рәвештә “кияү” һәм “кәләш” дип игълан иттеләр.   ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина яшь парны чын күңелдән котлады. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга истәлекле булды, чөнки алар киләчәк тормышларын законлы никах белән бәйлиләр. Яңа гаиләгә киләчәктә бер-берсен саклап, кулга-кул тотынышып, озын һәм бәхетле тормыш юлын үтүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International