Яшел Үзән муниципаль районының бриллиант юбилярлары

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

 2019 елның 14 февралендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, гаилә тормышы юбилярлары Фәһим Хәбрахман улы һәм Әминә Гайфулла кызы Хаттаповлар гаиләсе «бриллиант» туйларын билгеләп үттеләр. Хаттаповлар гаиләсе 60 ел элек, 1959 елның 5 февралендә, ГХАТ горбюрасында никахларын теркәгән һәм шул вакыттан бирле алар һәрвакыт бергә. Уртак тормыш өчен Фәһим Хәбрахман улы һәм Әминә Гайфулла кызы өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алар оныкларын бүләк иткәннәр. Тантаналы шартларда Хаттаповлар үз имзаларын Яшел Үзән районының мактаулы юбилярлары китабына куйдылар, ә ГХАТ бүлеге белгечләре истәлекле бүләк һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы  А.В. Тыгин исеменнән котлау хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International