ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

      2019 елның 13 февралендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 61 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

     Буген безнең коллега баш белгеч Сабирова С.Р.  Яр Чаллы шәһәренең 98- нчы балалар бакчасында “Гаилә демографик хәле турында” доклад белән чыгыш ясады.

      Очрашу кызыклы  һәм тату үтте. Балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләренең сорауларын биреп, зур ихтибар белән тыңладылар.

Мендельсон маршы астында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән юбилярлар, Мактау китабына язылышып, үзләренең союзларын расладылар.

Юбилярлар арасында хезмәт ветераннары, укытучылар һәм табиблар, төрле предприятие хезмәткәрләре. Һәр пар үзләренең гаилә союзын саклап кала һәм туган шәһәребезне үстерүгә зур өлеш кертә алды.

Юбилярлар фикеренчә, бәхетле гаилә тормышының сере – мәхәббәт, үзара хөрмәт, уртак мәнфәгатьләр булуы.

Һәр гаилә пары адресына җылы теләкләр яңгырады, юбилярларга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау хаты тапшырылды.

2019 елның 13 февралендә, Гашыйклар Көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама химия-технология институты студентлары өчен үзенчәлекле консультация, «булачак парлар мәктәбе» мастер-классы үткәрделәр.

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләренең Түбән Кама химия-технология институты студентлары белән очрашуы, гашыйклар көне алдыннан узды.

14 февраль көнне, яраткан һәм кадерле кешеләргә бүләкләр, чәчәкләр, шигырьләр һәм мәхәббәт сүзләре язылган махсус открыткалар бирә торган көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсе «Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының иҗтимагый советы белән берлектә «Мәхәббәт юлы буенча» яңа проектына старт бирә.

"Таттелеком" ГАҖ үткәрә торган ремонт эшләре белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең стационар телефоннары вакытлыча эшләми.

2019 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100нче бала тууы теркәлде.

Эльвира Раушан кызы һәм Александр Николаевич Старостиннар гаиләсендә беренче бала – уллары Алексей туды. ГХАТ бүлегенә туу турында таныклык алырга бәхетле әти килде, бүлек хезмәткәрләренең аны тантаналар залына чакырулары һәм истәлекле бүләк тапшырулары, бала туу белән котлаулары гаилә башлыгына зур сюрприз булды.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

«Казан» гаилә Үзәгендә сишәмбе көнне гаилә психологы һәм ГХАТ идарәсе белгечләре белән очрашулар уза, «Яшь гаилә мәктәбе» эшли .2019 елның 12 февралендә кияү һәм кәләшләр гаилә психологыннан Гүзәл Закировага «гаилә низагларын чишү» мәсьәләсендә бик күп яңалыклар белделәр. Ул мавыктыргыч һәм тренинг формасында тема буенча берничә серне ачты.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

8 февраль көнне Зәй шәһәренең "Энергетик" Мәдәният сараенда " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңү өчен Республиканың 8 районыннан 54 конкурсант көрәште. Баулы ике номинациядә тәкъдим ителде. "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә Баулы муниципаль районының "ҮКС" МБУ балалар белән эшләү буенча директоры урынбасары Ландыш Субаева, ә "Өченче буын героинясы" номинациясендә Баулының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Румия Шәфыйкова чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International