50 һәм 60 ел бергә гомер иткән унбер гаилә 2019 елның 13 февралендә «Казан» Гаилә үзәгендә бәйрәм чараларына җыелды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Мендельсон маршы астында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән юбилярлар, Мактау китабына язылышып, үзләренең союзларын расладылар.

Юбилярлар арасында хезмәт ветераннары, укытучылар һәм табиблар, төрле предприятие хезмәткәрләре. Һәр пар үзләренең гаилә союзын саклап кала һәм туган шәһәребезне үстерүгә зур өлеш кертә алды.

Юбилярлар фикеренчә, бәхетле гаилә тормышының сере – мәхәббәт, үзара хөрмәт, уртак мәнфәгатьләр булуы.

Һәр гаилә пары адресына җылы теләкләр яңгырады, юбилярларга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International