Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 100нче бала тууы теркәлде

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

2019 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100нче бала тууы теркәлде.

Эльвира Раушан кызы һәм Александр Николаевич Старостиннар гаиләсендә беренче бала – уллары Алексей туды. ГХАТ бүлегенә туу турында таныклык алырга бәхетле әти килде, бүлек хезмәткәрләренең аны тантаналар залына чакырулары һәм истәлекле бүләк тапшырулары, бала туу белән котлаулары гаилә башлыгына зур сюрприз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International