2019 елның 13 февралендә, Гашыйклар Көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама химия-технология институты студентлары өчен үзенчәлекле консультация, «булачак парлар мәктәбе» мастер-классы үткәрделәр.
Әңгәмә барышында студентларлар гариза бирелгән вакыттан башлап никах теркәүнең барлык аспектлары турында белделәр. Аерым игътибар Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре Порталы аша никахны электрон рәвештә теркәү турында гариза бирү мөмкинлегенә бирелде.
Соңгы 5 елда Түбән Кама районында никах теркәү тарихы белән бәйле статистик фактлар яшьләр арасында зур кызыксыну уятты.
Студентлар-тырыш халык! Дәресләрдән соң балалар ГХАТ Идарәсе белгечләренә әлеге мөһим һәм җаваплы вакыйганы юридик яктан белемнәрендә бушлыкны тулыландырырга теләп бик күп сораулар бирделәр.