14 февраль көнне, яраткан һәм кадерле кешеләргә бүләкләр, чәчәкләр, шигырьләр һәм мәхәббәт сүзләре язылган махсус открыткалар бирә торган көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсе «Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының иҗтимагый советы белән берлектә «Мәхәббәт юлы буенча» яңа проектына старт бирә.
Репортажлар, сюжетлар, видеороликларның геройлары – гаилә тормышының «алтын юбилярлары». 12 ай эчендә «Татарстан» ДТРК хәбәрчеләре республиканың иллегә якын гаиләсе белән очрашачак. Күренекле шәхесләр, хезмәт династияләре, күп балалы ата-аналар, кайгыртучан әбиләр һәм бабайлар гаилә тормышы серләре белән бүлешәчәкләр һәм уртак тормыш барышында иң мөһим хис – мәхәббәт хисе турында сөйләячәкләр.
Социаль яктан әһәмиятле бу проект һәр кеше үз гаиләсе эчендә табарга тырышкан сорауларга җавап бирергә ярдәм итәчәк. Әлеге тапшыруны «Россия 24» телеканалында җомга көннәрендә 19: 30 сәгатьтә карап булачак. Проектның беренче чыгарылышы Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Р.М Харисов һәм аның тормыш иптәше Л.И.Харисованың бәхетле гаиләсенә багышланган.
Битараф булмаган барлык татарстанлыларны, үз гаиләсенең һәм якыннарының кызыклы гаилә тарихлары белән уртаклашырга теләүчеләрне проектта катнашу өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.