14 нче февраль көнне Мамадыш шәһәренең Язылышу сарае 10-еллык юбилеен бәйрәм итте. Бәйрәм рухы ишек төбеннән үк башланды: барлык кунакларга, клиентларга, үтеп баручыларга аниматорлар мәхәббәт һәм бәхет теләп валентинкалар тараттылар. Иң мәртәбәле кунаклар бүлек белән алдагы елларда җитәкләгән ветераннар иде.
Бәйрәм ачылу тантанасында 10 ел элек төшерелгән видеосюжет белән башланып китте. Җыелган кунакларны район башлыгы исеменнән урынбасары Айнур Аглямов котлады. Репортажда балкыган яшь парлар бүген тагы биредә иде. Әлфия Сингатуллина аларга алсу туй регистрациясен үткәрде.
Музыкаль котлаудан сон бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина “Сөйгәнемә хат” инстаконкурсының җиңүчеләрен игълан итте, бүләкләрен тапшырды.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле - ветераннарның җыелышып торт кисүләре булды. Алар тарафыннан ишетелгән котлау һәм рәхмәт сүзләре аеруча кыйммәтле иде.
Кичәгә шулай яшьләр дә чакырылган иде. Алар өчен бу бәйрәм гаиләнең кыйммәтлеген асыызыклаучы, үгет-нәсыйхәт белән сугарылган, истә калырлык бер көн булды дип ышанасы килә.