14 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә юбилейлы пар никахларын теркәде.
«100» нче номер астындагы акт язуы Сафин Альберт һәм Натальяга карата төзелде. Аларның 2019 елда 100-нче пар булулары яшь парга гына түгел, якыннары һәм туганнары өчен дә күңелле сюрприз булды.
ГХАТ идарәсе белгечләре никах теркәү турында таныклык тапшырганда юбилярларга гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр.