ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

 29.03.2019 Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгечләре Алтын туйларын билгеләп үтүче Зәминә Миңнегәрәй кызы һәм Индүс Шәйхулла улы Миңнебаевларны котладылар. Алар Бөгелмә районы Райалан авылында гомер итәләр. Пар 1969 елның мартында никахларын теркәгән.

29 марта көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды.

 Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова анага дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды.

2019 нче елның 29 март көнендә Районның культура йортында Гала-концерт һәм «Без бергә” конкурсында катнашучы һәм җиңечеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Район ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы һәм 3 категория белгече Светлана Федор кызы – шул тантанада жюри әгзалары иделәр. Конкурста җиңүчеләр булып Васиннар һәм Галимовлар гаиләләре табылды. Аларның эшләре 3 апрель көнендә Буа районында үткән зональ конкурста катнашачаклар.

 2019 елның 1 квартал нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районынында 9 гаилә барлыкка килде. Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза. Иң яшь кияугә - 23 яшь, ин яшь киленгә – 22 яшь. Ин олы яшьтәге кияу - 57 яшь, ин олы кәләш – 56 яшь. Барлык яшь гаиләләргә чиксез бәхет, матур гаилә тормышы телибез!


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 26-28 мартында Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясендә «клиентка юнәлдерелгән администрация» кыска вакытлы стажировка узды.

Чараны ачу тантанасында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе аппараты җитәкчесе Ирина Бочкова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

2019 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдусовна Илдарханова Иҗтимагый совет әгъзаларын 2018 елда Демографик докладның төп нигезләмәләре белән таныштырды. «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы РОО президенты Изольда Павловна Жуйкова «Нечкәбил» республика буенча ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсының сайлап алу этабын үткәрү турында сөйләде.

28 март көнне әлеге төркем үз эшен Табар Черкене авылы җирлегендә башлап җибәрде. Бүген бу җирлектә яшәүче яшь хатын-кызлар, гаиләләр белән түгәрәк өстәл артында җылы очрашу узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бу очрашуларның, профилактик чараларның мөһимлеген белдерде. 

Утырыш барышында комиссия тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:

2019 елның I кварталында 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча ведомство программасын үтәү турындагы мәгълүматны тыңлау.

2018 ел йомгаклары буенча «2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасының үтәлеше турында мәгълүмат материалын карау.

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында  28 марта  көнне “Гаилә – ул бәхет ачкычы” дип аталган түгәрәк өстәл формасында чара үткәрелде. Әлеге чара райондагы аерылышучы парлар санын киметүгә юнәлдерелгән иде.

 Югары курс студентлары ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, суд һәм прокуратура органнары, дин вәкилләре, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау хезмәткәрләре белән очраштылар.

 Бөгелмәнең ГХАТ бүлеге 28 март көнне 2019 ел башыннан алып, 200 бала тууын теркәде. Кыз бала «юбилейлы» булды. Сабыйның әти-әниләре Лилия Рафаил кызы һәм Алексей Михайлович Морозовлар кызлары өчен Мира исемен сайлаганнар. Мира исеменең мәгънәсе – күпмилләтле. Славян вариантында ул тынычлык дигәнне аңлата. Әгәр Көнчыгышны алсаң, ул «принцесса», «княжна» булачак. Исем япония теленнән – «киләчәк хәзинәсе». Морозовлар гаиләсендә Мира икенче бала, ә беренче кызлары Ева исемле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International