31 март көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә булачак парлар өчен туй фестивале булып узды. Фестиваль программасында визажист-стилист, дизайнерлар, фотографлар, видеографлар, музыкант, хореографлар белән очрашу һәм десертларны дегустацияләү каралды.
2019 елның 30 мартында сәгать 20.30 дан 21.30 га кадәр Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе гаять зур “Җир шары сәгате” экологик акциясендә катнашты.
Бу акциянең максаты – бер сәгатькә утларны һәм бөтен электрприборларын сүндерүгә өндәмә. “Җир шары сәгате” акциясендә ел саен 172 дән артык ил һәм 2 миллиардтан артык кеше катнаша.
Яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә ярата ала. Парда бер-берсенә тигез кешеләр булганда, бу мәхәббәт матур һәм хөрмәткә лаек булачак. Бары тик тигез мөнәсәбәтләрдә генә риясыз мәхәббәт, үзара хөрмәт һәм үзара аңлашу булырга мөмкин.
29 мартта Никахлашу сараенда “Нык гаилә” проектын тормышка ашыру кысаларында тантаналы шартларда ике гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.
2019 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә туу турынды 22 акт теркәлде. Туган сабыйларнын – 13 малай, 9 кыз. 22 баланың сигезе гаиләдә берече булып, алты бала икенче булып, биш - оченче, оч-дуртенче бала булып туган. Ата-аналары сабыйларга Демьян, Амелия, Райян, Рамзан дигән матур исемнәр кушканнар. Иң яшь әнигә –20 яшь,иң яшь әтигә – 21 яшь.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Нигматуллина Гөлшат Рәдиф кызы эшлекле сәфәр белән Алексеевск районында булды. Ул район башлыгы Демидов Сергей Анатолий улы белән һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. белән очрашты. Очрашу вакытында ГХАТ өлкәсендәге булган сораулар һәм киләчәккә куелган бурычлар турында сүз алып барылды.
2019 елның 28 мартында Ф. З. Яруллина исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең НХТ бүлеге студентлары "Гаилә" курсы кысаларында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә булдылар. Алар безнең белгечләр алып барган эшчәнлек төрләре белән таныштылар, бу күпләр өчен ачыш булды. Гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының борынгы китабы битләрен карадылар.
www.gosuslugi.ru услугалар порталында бүгенге көндә өйләнешү гаризасын тулаем рәвештә электрон формада биреп була. Бу хезмәт яшьләргә өйдән чыкмый гына регистрация үтү өчен җайлы. Бигрәк тә бер-береннән ерак яшәүче парларга бу бик зур уңайлыклар тудыра.
Ана капиталы хокукын раслаучы документлар Джамбаровлар гаиләсенә бирелде, күптән түгел биредә икенче кыз туды,һәм ана капиталына хокук уллары гаиләдә икенче бала туу белән барлыкка килде. Сертификатларны Россия Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Салихов тапшырды. Ике гаилә дә ана (гаилә) капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлтергә карар кылдылар.
2019 елның 29 мартында Бөгелмә муниципаль районының Наратлы авыл җирлегендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр. Әлеге чараны Наратлы авыл җирлеге башкарма комитеты һәм китапханә мөдире Татьяна Сергеевна Дмитриева оештырды.