2019 елның 28 мартында Ф. З. Яруллина исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең НХТ бүлеге студентлары "Гаилә" курсы кысаларында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә булдылар. Алар безнең белгечләр алып барган эшчәнлек төрләре белән таныштылар, бу күпләр өчен ачыш булды. Гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының борынгы китабы битләрен карадылар. Никахлашу Сараеның тантаналы залында да булдылар. Кызыклы экскурсияне ГХАТ Идарәсе белгече Екатерина Гомәрова үткәрде. Экскурсиянең дәвамы итеп психолог, тренер-остазы Миләүшә Хөснетдинова белән "ир - ат һәм хатын-кыз, без төрле мизгелләр" дигән темага дәрес булды. Кызлар ир-атлар һәм хатын-кызларның психологик үзенчәлекләрен, фәнни, заманча караштан колоссаль аермаларны, белем итеп алдылар.