Бөгелмә муниципаль районының Наратлы авыл җирлегендә гаилә тормышы юбилярларын тантаналы котладылар

2019 елның 29 марты, җомга

 2019 елның 29 мартында Бөгелмә муниципаль районының Наратлы авыл җирлегендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр. Әлеге чараны Наратлы авыл җирлеге башкарма комитеты һәм китапханә мөдире Татьяна Сергеевна Дмитриева оештырды.

 Нина Мироновна һәм Николай Игнатьевич Желовановлар гаиләсен тантаналы шартларда җылы котладылар. Никах теркәүләренең 50 еллыгын түбәндәге парларбилгеләп үтте: Валентина Яковлевна һәм Геннадий Константинович Беспаловлар, Надежда Дмитриевна һәм Александр Самуилович Никаноровлар, Людмила Васильевна һәм Алексей Васильевич Степановлар, Зоя Матвеевна һәм Алексей Васильевич Козловлар, Нина Степановна һәм Иван Алексеевич Свежинкиннар. Галина Владимировнаһәм Анатолий Васильевич Грачевлар,Зоя Владимировнаһәм Сергей Васильевич Беспаловлар, Галина Федоровнаһәм Алексей ЕфимовичКолесниковлар гаиләсе45 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

 Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән концерт оештырылды. Концерт программасы номерлары арасында конкурслар үткәрелде. Уен-көлке яңгырады, тыныч әңгәмәләр алып барылды.

 Тантанадан соң чәй өстәле оештырылды, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Юбилярлар озак вакыт өйләренә тарала алмадылар, яшьлекләрен искә төшерделәр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Чараны үткәрү өчен бик зур рәхмәтләрен әйттеләр.

 Алар барысы да гомер буе авыл хуҗалыгында сыер савучылар, тракторчылар, машина йөртүчеләр булып хезмәт иткәннәр, ил һәм җәмгыятьнең муллыгын арттырганнар. Балалар үстергәннәр, хәзер оныклары, оныкчыкларын тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Олы яшьтә булуларына да карамастан, хәзер дә актив тормыш алып баралар. Мәсәлән, Беспалов Сергей Васильевич күп еллар инде авыр атлетика буенча җирле яшьләрнең алыштыргысыз тренеры булып тора.

 Наратлы авылы мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, балалар, аларның дуслары, якыннары юбилярларга ныклы сәламәтлек, иминлек, үзара аңлашу һәм игелек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International