Бөгелмә районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә туй фестивале

2019 елның 31 марты, якшәмбе

 31 март көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә булачак парлар өчен туй фестивале булып узды. Фестиваль программасында визажист-стилист, дизайнерлар, фотографлар, видеографлар, музыкант, хореографлар белән очрашу һәм десертларны дегустацияләү каралды.

Туй фестивале яшь бөгелмәлеләр өчен зур вакыйга гына түгел, ә туй индустриясе яңалыклары белән танышу да булды.

Фестивальнең үзенчәлеге шунда: матур һәм күңелле тамашадан тыш, булачак парлар биредә күптән көтелгән тантана бары тик матур тәэсирләр генә калдырсын, ә бу матур вакыйга турында хатирәләр озакка саклансын өчен бик күп киңәшләр һәм тәкъдимнәр ишеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International