www.gosuslugi.ru услугалар порталында бүгенге көндә өйләнешү гаризасын тулаем рәвештә электрон формада биреп була. Бу хезмәт яшьләргә өйдән чыкмый гына регистрация үтү өчен җайлы. Бигрәк тә бер-береннән ерак яшәүче парларга бу бик зур уңайлыклар тудыра.
Аның өчен:
- ЕСИА да регистрация үтәргә;
- Гариза формасын тутырырга;
- Дәүләт пошлинасы түләргә;
- Электрон гаризаны беркетергә генә кирәк.
Болар барысы да электрон рәвештә башкарыла.
Шуннан соң 1 көн үтүгә шәхси кабинетка һәм ЗАГС бүлегенә җавап килә.