Чистай Никахлашу сараена ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасына мактаулы кунаклар килде

2019 елның 30 марты, шимбә

29 мартта Никахлашу сараенда “Нык гаилә” проектын тормышка ашыру кысаларында тантаналы шартларда ике гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.

Мактаулы кунаклар - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе начальнигы Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Рөстәм улы Хәсәнов Любовь Анатольевна һәм Валентин Владимирович Блиновлар һәм Альбина Ринат кызы һәм Ленар Альфрид улы Хәйруллиннар гаиләләрен әлеге мөһим вакыйга уңаеннан котларга килделәр.

 ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Наил кызы Җәләлова һәм пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Татьяна Петровна Панфилова гаилә парларына иң җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Татьяна Петровна яшь әниләргә һәм әтиләргә кыйммәтлле документны тапшырды.

Бәйрәмдә ТРның Чистай муниципаль районындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Софья Мөнәвир кызы Хәсәнова да катнашты. Ул бәйрәмгә үзе генә түгел, ә күп балалы Туковлар гаиләсе белән бергә килде. Әлеге гаиләдә алты бала тәрбияләнә, гаилә “Нечкәбил” матурлык, әниләр һәм гаилә республика конкурсы җиңүчесе булды, шулай ук “Ел хатын-кызы” конкурсының муниципаль этабында җиңеп чыкты. Хөрмәтле Марина Демьяновна һәм Игорь Михайлович яшь парларга, әле күп балалы түгел, әмма аеруча перспективалы гаиләләргә, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, уңышлар теләделәр.

Баланың дөньяга аваз салуы һәрвакытта да һәр гаилә тормышында иң бәхетле һәм иң якты вакыйга булып кала! Шундый шатлыклы, куанычлы һәм сөенечле мизгелдә яшь әти-әниләргә бик күп җылы сүзләр әйтеп, аларга игелеклекле, тыныч, тигез тормыш теләүләре аеруча күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International