Бөгелмәнең ГХАТ бүлеге 28 март көнне 2019 ел башыннан алып, 200 бала тууын теркәде. Кыз бала «юбилейлы» булды. Сабыйның әти-әниләре Лилия Рафаил кызы һәм Алексей Михайлович Морозовлар кызлары өчен Мира исемен сайлаганнар. Мира исеменең мәгънәсе – күпмилләтле. Славян вариантында ул тынычлык дигәнне аңлата. Әгәр Көнчыгышны алсаң, ул «принцесса», «княжна» булачак. Исем япония теленнән – «киләчәк хәзинәсе». Морозовлар гаиләсендә Мира икенче бала, ә беренче кызлары Ева исемле.
Бүлек хезмәткәрләре Алексейга кызлары туу турында таныклык, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, сабыйларын тәрбияләүдә сабырлык һәм зирәклек теләделәр.