ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

     2019 елның 27 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 50 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны  РФ Дәүләт Думасы депутаты Ә. Г. Когогина,  ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  һәм  ПФ идарәсе җитәкчесе Э.Р.Фаттахов  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

2019 елның 27 мартында Идел буе районы ГХАТ идарәсе бүлеге тарафыннан юбилярлар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.

Юбилярлар үзләренең балалары һәм оныклары белән бергә ЗАГС бүлегенә әлеге иң онытылмаслык көн - гаилә туган көнен тагын бер кат кичерер өчен килгәннәр. Уртак тормыш юбилярлары өчен җылы сүзләр, бәйрәм кичәсе кунаклары исеменнән котлаулар яңгырады.

Зөбәрҗәт туйның исеме шуннан килә: 55 ел бергә гомер иткәннән соң, парлар берлеге әлеге кыйммәтле ташка тиң. Зөбәрҗәт күп кенә мәдәнияттәнамуслылык, тугрылык, бердәмлекне гәүдәләндерә. Чыннан да, бу сыйфатлардан башка юбилярлар күп еллар бергә яши дә алмаслариде. Әминә Галимҗан кызы һәм Азат Сәетгәрәй улы 1964 елда Сарман районының Мортамак авылында танышалар, аннан соң Бөгелмәгә күченеп киләләр, 27 мартта никахларын теркиләр.

2019 елның 27 мартында Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 555 бала туу турында акт теркәлде.

08 март көнне Заляев Реналь Расих улы һәм Регина Илшат кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Рамин исеме кушылды.

Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 27 нче мартта ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Ямьле яз аларга кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.

 Чираттагы «Гаилә дәресе» 2019 нче елның 27 март көнне Зәй районының ГХАТ бүлегендә үтте. Баш белгеч Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага дәрес үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 25-26 мартында Лениногорск шәһәренең никахлашу сараенда, «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту, Татарстан Республикасының «ИК МО» ЛМР «яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан Лениногорск шәһәренең уку йортлары студентлары белән «Гаилә фестивале» уздырылды, аның беренче этабы «түгәрәк өстәл» булды.

2019 елның 26 нчы март көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеген тантаналар залында Әхмәтов Данил Сәүбән улына тантаналы рәвештә улы Рәйханның беренче документы - туу турында таныклык тапшырылды. Рәйхан – Лилия һәм Данил Әхмәтовларның 5 нче балалалары, 5 нче уллары.

2019 елның 26 мартында Алабуга муниципаль районында үлем-китем буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышта Башкарма комитет, авыл җирлекләре, үзәк район хастаханәсе, пенсия фонды, социаль яклау органнары, ЗАГС бүлеге вәкилләре катнашты. Карала торган мәсьәләләр арасында үлемне теркәү, районда үлүчеләр санының сәбәпләре һәм башкалар, җирләү, үлү вакытын бозу мәсьәләләре булды.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л. М. Григорьева 2018 ел өчен, 2019 елның гыйнвар – февраль айларында ГХАТ бүлеге статистикасына анализ ясады.

Бүген Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районында «Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында «Гаилә-никах мөнәсәбәтләренең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл узды.

Әлеге чараның максаты - гаилә булдыру һәм аны саклау, демографик вәзгыятьне оптимальләштерү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү, шулай ук республиканың Балык Бистәсе муниципаль районында демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр буенча фикер алышу һәм эшләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International