2019 елның 26 нчы март көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеген тантаналар залында Әхмәтов Данил Сәүбән улына тантаналы рәвештә улы Рәйханның беренче документы - туу турында таныклык тапшырылды. Рәйхан – Лилия һәм Данил Әхмәтовларның 5 нче балалалары, 5 нче уллары.
Бала туу - ата-аналар өчен әһәмиятле вакыйга гына түгел, ә зур җаваплылык та. Чөнки балаларын дөрес тәрбияләү мөһим, чөнки нәкъ менә шушы балалар киләчәктә безнең районны үстерәчәкләр, районыбызда хезмәт куячаклар. Данил, Лилия, улларыгыз Ислам, Солтан, Әмир, Кәрим һәм Рәйхан бары тик сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр!