Зөбәрҗәт туйның исеме шуннан килә: 55 ел бергә гомер иткәннән соң, парлар берлеге әлеге кыйммәтле ташка тиң. Зөбәрҗәт күп кенә мәдәнияттәнамуслылык, тугрылык, бердәмлекне гәүдәләндерә. Чыннан да, бу сыйфатлардан башка юбилярлар күп еллар бергә яши дә алмаслариде. Әминә Галимҗан кызы һәм Азат Сәетгәрәй улы 1964 елда Сарман районының Мортамак авылында танышалар, аннан соң Бөгелмәгә күченеп киләләр, 27 мартта никахларын теркиләр.
Азат Сәетгәрәй улы башта геофизикада, соңрак агач эшкәртү комбинатында шофер булып эшли. Әминә Галимҗановна – бик игелекле һәм кирәкле һөнәр иясе, гомере буе акушер булып эшләгән, балаларга дөньяга килергә ярдәм иткән. Миңнегараевларның тату гаиләсендә өч ул үскән: Марат, Айрат һәм Альберт, оныклары – Артем, Руслан, Анжела.Мондый ныклы берлек һәм ата-аналарның җылы мөнәсәбәтләре балалары өчен үрнәк булып тора һәм парларның эчкерсез мәхәббәте һәм чиксез тугрылыклары аркасында сакланып калган.
Белгечләр юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын бәхетле еллар теләделәр, котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Азат Сәетгәрәй улы һәм Әминә Галимҗан кызы Бөгелмә районы юбилярларының мактау китабына имзаларын куйдылар.