Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында «Гаилә-никах мөнәсәбәтләренең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл узды

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районында «Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында «Гаилә-никах мөнәсәбәтләренең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл узды.

Әлеге чараның максаты - гаилә булдыру һәм аны саклау, демографик вәзгыятьне оптимальләштерү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү, шулай ук республиканың Балык Бистәсе муниципаль районында демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр буенча фикер алышу һәм эшләү.

Түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар:

Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы;

Илдарханова Чулпан Илдус кызы – социология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең «Гаилә һәм демография үзәге» директоры;

Жуйкова Изольда Павловна – «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы;

Овчинникова Елена Владимировна – Казан шәһәренең «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры, шулай ук районның яшь гаиләләре, психологлар, дини конфессияләр вәкилләре (ислам, православие), гаилә тормышы юбилярлары һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International