2019 нче елның 27 нче мартында Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә чираттагы ана капиталы сертификатларына ия булучыларны тәбрикләү чарасы узды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 27 нче мартта ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Ямьле яз аларга кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.

ГХАТ бүлегенң баш белгече Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле 6 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды. Районда балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте.

Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

Фәния Шамилевна ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысында да истәлекле фотога чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International