ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

25 март көнне ЗАГС бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Сигез яшүсмергә төп документны Кукмара район Советы аппарат җитәкчесе Гаянова Резеда Нурислам кызы тапшырды.

Тантанага чакырылган ирле-хатынлы Мендельсон маршы астында теркәү залына керделәр, балалары һәм оныклары алкышларына күмделәр. Ай саен ЗАГСта шатлыклы, уңышлар, югалтулар һәм авырлыклар белән бергә зур тормыш юлын үткән парлар өчен бәйрәм үткәрелә. 

Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсе тəкъдиме буенча 2019 елның 25 нче март аенда «Гаилə - шəһəребез горурлыгы» дигə социаль яктан актив булга үрнəк гаилəлəрне яктырту бəйгесе игълан ителде.


24
март, 2019 ел
якшәмбе

2 нче пар игезәк балалар Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә теркәлде. Икеләтә шатлык! Икеләтә бәхет! Дмитрий һәм Тимофей-Родион Аркадьевич һәм Эльвира Вячеслав кызы Сидулиннар гаиләсендә беренче балалар.

Красный Вал авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Нина һәм Александр Битуновларның бер гаилә булып яши башлауларына җитмеш ел тулып килә.

Битуновлар гаиләсенең тарихы узган гасырның илленче елларына барып тоташа. Икесе дә бер үк авылда туып үскән. Әле дә булса туган җирнең кадерен белеп яшиләр.


23
март, 2019 ел
шимбә

Арча районының ГХАТ бүлегендә ЗАГС хезмәткәрләре “Мәхәббәт утында янган йөрәкләр” исеме астында туй көннәрен билгеләп үтүче юбилярларны котлау бәйрәме узды. Бәйрәмгә Шакировлар: Дамир-Зәбидә, Гайфуллиннар: Хафиз-Тәслимә, Идрисовлар: Габделхәй-Тәнзилә, Камаловлар: Нияз-Заира туганнары, дуслары, балалары, оныклары белән килгән иде. Юбилярлар Арча ГХАТ бүлегең Дан китабына имзаларын куйдылар.

Февраль аенда Аксубай муниципаль районы территориясендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Яратам сине, Татарстаным» иҗади проекты старт алды. Ике ай дәвамында районның барлык оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары тамашачылар хөкеменә үзләренең концерт программаларын тәкъдим иттеләр. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге дә читтә калмады. Узган җомгада ГХАТ бүлеге белгечләре Аксубай муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм аларның ведомство карамагындагы оешмаларының иҗади программасында катнаштылар.

   2019 елның 23 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак яшь парларга никахлашу тантанасын күрсәттеләр, никах теркәү тантанасы ничек булачак һәм туй көнендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, ГХАТ Идарәсе территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләделәр.

     2019 елның 23 мартында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә чираттагы “Юнона” булачак гаилә мәктәбе дәресе үтте.


22
март, 2019 ел
җомга

Тантана сәбәпчеләренең символик саны ел саен елга туры килә – быел бу 19 бала иде. Әти-әниләр, абый-апалар, әби-бабайлар үзләренең яңа әгъзалары белән шәһәр мәдәният үзәгенә җыелды. Бәхетле азнакайлыларны котларга хезмәт коллективлары вәкилләре дә килгән иде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International