Февраль аенда Аксубай муниципаль районы территориясендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Яратам сине, Татарстаным» иҗади проекты старт алды. Ике ай дәвамында районның барлык оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары тамашачылар хөкеменә үзләренең концерт программаларын тәкъдим иттеләр. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге дә читтә калмады. Узган җомгада ГХАТ бүлеге белгечләре Аксубай муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм аларның ведомство карамагындагы оешмаларының иҗади программасында катнаштылар.