“Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз!”

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

25 март көнне ЗАГС бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Сигез яшүсмергә төп документны Кукмара район Советы аппарат җитәкчесе Гаянова Резеда Нурислам кызы тапшырды.

Мөһим вакыйга белән яшүсмерләрне Кукмара районы буенча Россия эчке эшләр миграция бүлегенең өлкән инспекторы Асия Фәтхуллина, Кукмара “Бердәм Россия” бүлеге җитәкчесе Яппарова Камилә Минһаҗетдин кызы котладылар. Шатлыкларны уртаклашырга әти-әниләр дә килделәр. Яшүсмерләргә теләкләр җиткерелде. Балалар РФ гражданины исемен лаеклы йөртергә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International