2019 елның 27 мартында Идел буе районы ГХАТ идарәсе бүлеге тарафыннан юбилярлар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.
Юбилярлар үзләренең балалары һәм оныклары белән бергә ЗАГС бүлегенә әлеге иң онытылмаслык көн - гаилә туган көнен тагын бер кат кичерер өчен килгәннәр. Уртак тормыш юбилярлары өчен җылы сүзләр, бәйрәм кичәсе кунаклары исеменнән котлаулар яңгырады.
Яков Петр улы һәм Тамара Геннадий кызы Демидовлар студент чорында ук танышканнар, шуннан бирле аерылышмаганнар. Яков Петрович-40 еллык стажы булган укытучы, икътисад фәннәре кандидаты, Тамара Геннадий кызы гомер буе салым инспекторы булып эшләгән. Зур ихтыяр, актив тормыш позициясе, бетмәс-төкәнмәс энергия яшь буын өчен бәяләп бетергесез үрнәк булып тора.
Гаилә тормышы - ул көндәлек хезмәт, бер-берсен хөрмәт итә белү!