2019 нче елның 29 март көнендә Районның культура йортында Гала-концерт һәм «Без бергә” конкурсында катнашучы һәм җиңечеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Район ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы һәм 3 категория белгече Светлана Федор кызы – шул тантанада жюри әгзалары иделәр. Конкурста җиңүчеләр булып Васиннар һәм Галимовлар гаиләләре табылды. Аларның эшләре 3 апрель көнендә Буа районында үткән зональ конкурста катнашачаклар.