28 март көнне әлеге төркем үз эшен Табар Черкене авылы җирлегендә башлап җибәрде. Бүген бу җирлектә яшәүче яшь хатын-кызлар, гаиләләр белән түгәрәк өстәл артында җылы очрашу узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бу очрашуларның, профилактик чараларның мөһимлеген белдерде. Очрашуда белгечләр үз тәкъдимнәрен, фикерләрен җиткерделәр. Район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Талия Сафиуллина барыннан да бигрәк сәламәтлеккә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклап, киңәшләрен бирде.