Бөгелмә районында алтын юбилярларны хөрмәтләделәр

2019 елның 29 марты, җомга

 29.03.2019 Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгечләре Алтын туйларын билгеләп үтүче Зәминә Миңнегәрәй кызы һәм Индүс Шәйхулла улы Миңнебаевларны котладылар. Алар Бөгелмә районы Райалан авылында гомер итәләр. Пар 1969 елның мартында никахларын теркәгән.

2019 ел Индүс Шәйхулович өчен икеләтә юбилей, 20 март көнне аңа 80 яшь тулган. Гаилә башлыгының хезмәт эшчәнлеге бик иртә – 14 яшендә башлана. Индүс Шәйхулла улы гомере буе Куйбышев исемендәге колхозда терлекче булып эшли, хезмәт ветераны исеменә ия. Зәминә Миңнегәрәй кызы 16 яшьтән Куйбышев исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли башлый. Бүген ир белән хатынның зур шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Индүс Шәйхулла улы һәм Зәминә Миңнегәрәй кызы 3 бала тәрбияләп үстергәннәр; кызлары Ильсия, уллары – Илсур һәм Илгизәр. Индүс абый белән Зәминә апа оныкларын бик яраталар, аларга һәр эштә ярдәм итәргә тырышалар. Өлкән оныклары – Ләйсән Мәскәү геология-разведка университетын тәмамлаган, кечесе – Азалия, җирле мәктәпнең өченче сыйныфында укый.

Традиция буенча, ирле-хатынлы Индүс Шәйхулла улы һәм Зәминә Миңнегәрәй кызы Бөгелмә районының мактаулы юбилярлары китабында үз имзаларын калдырдылар. Белгечләр юбилярларга котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Матур гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International