Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы чара

2019 елның 29 марты, җомга

29 марта көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды.

 Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова анага дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды.

Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г.Зубова 14 яше тулган укучыларга РФ нең төп документы паспортлар тапшырды һәм аларга паспортларын саклап тотарга, зур көчле илнең гражданнары булулары белән горурлануларын теләде. “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” штабы җитәкчесе Обидина Ксения яшьләрне паспорт алулары белән котлады hәм аларга сувенирлар тапшырды.

Өченче улы Владимир тууы турындагы таныклык Алексей Гудковка тапшырылды.ЗАГС бүлеге начальнигы Дианова Л.М. Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм әниләргә бүләкләр тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы Гавчева И.В .ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International