Утырыш барышында комиссия тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2019 елның I кварталында 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча ведомство программасын үтәү турындагы мәгълүматны тыңлау.
2018 ел йомгаклары буенча «2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасының үтәлеше турында мәгълүмат материалын карау.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү эшенең торышы турында.