26-28 сентябрь көннәрендә Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар волейбол ярышларының зона этабы узды. Биектау муниципаль районы командасы составында Биектау ГХАТ бүлеге белгече Талия Җамалиева да бар иде.
2019 нчы елның 28 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə яшь парлар өчен туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте.
2019 елның 28 нче сентябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.
28 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Нина Николаевна һәм Николай Кузьмич Лихачевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Илле ел тату гомер итү бәхете һәркемгә дә тәтеми. Ирле-хатынлы Нина Николаевна һәм Николай Кузьмич – үзара хөрмәт һәм бер-берсенә чын күңелдән бирелгәнлек үрнәге. Гаилә алар өчен чиксез илһам һәм мәхәббәт чыганагы.
Өлкәннәр көнен һәр җирдә икенче көзге айның беренче көнендә-1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән: бу тантана халыкара статуска ия. 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы 1 октябрьне, өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, Халыкара өлкәннәр көне дип санарга карар кыла.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда "Хокукый белемнәр мәктәбе" кысаларында шәһәрнең 41 нче урта мәктәбенең 8 "Б" сыйныф укучылары өчен әңгәмә-экскурсия узды.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ветераннар һәм яшь парлар «Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр» акциясендә даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.
Ел саен 1 октябрьдә без җәмгыятебездә киң танылу алган, олы тормыш юлы үткән, намуслы хезмәт һәм гражданлык бурычларын үтәү белән уртак хөрмәткә лаек кешеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтәбез.
Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова ата-аналарга дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Туганов Романга улы туу сәбәпле туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм атага бүләк апшырды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Просецкийлар Владимир Алдаким улы һәм Валентина Васильевна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә иң якыннары һәм туганнары җыелды. Әти-әниләрен котларга юбилярларның кызы Татьяна ерак Краснодар белән дә килгән иде.