ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Сарбаевлар Александр Владимирович һәм Екатерина Васильевнаның быел юбилей елы. Август ахырында алар бергә гомер итүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр, ә тиздән Александр Владимировичка 70 яшь тула. Тантаналар сарае белгече Танчулпан Гайнетдинова Сарбаевлар гаиләсен олы юбилее белән җылы котлады.

26-27 сентябрь аенда Яңачишмәдә муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар җыелма командалары волейбол буенча ярышларда көч сынаштылар. Бу ярышларда Татарстан Республиканын 12 район арасыннан 70 артык кеше катнашты.

www.gosuslugi.ru услугалар порталында бүгенге көндә өйләнешү гаризасын тулаем рәвештә электрон формада биреп була. Бу услуга яшьләргә өйдән чыкмый гына регистрация үтү өчен җайлы. Бигрәк тә бер-береннән ерак яшәүче парларга бу бик зур уңайлыклар тудыра.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 26 сентябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомер» IV махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районында яшәүче алтын юбилярларны котлау чарасы узды.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  Юртаевлар гаиләсендә  туган балага туу турында таныклык тапшырдылар, бу сабый йөз утызынчы номер артында теркәлде.

«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай Никахлашу сараенда яшь гаилә клубы эше кысаларында, никахларын теркәү өчен гариза биргән һәм үзләрен никахлашуны планлаштырган парлар белән даими рәвештә әңгәмәләр уздырыла.

2019 елның 26 сентябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «Чистай күппрофильле көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.

2019 елның 26 сентябрь көнендә Үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында Арча районы ЗАГС бүлеге белән берлектә язылышырга гариза биргән яшь парлар белән  «Бәхетләре булсын гомерлек» исеме астында узган очрашу кичәсе булды.  


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Алтын» һәм «бриллиант» туйларына кадәр яшәү сайланганнарга гына төшә. Юбилярлар үзара мәхәббәт һәм хөрмәтне саклап кала алдылар, шулай ук истәлекле вакыйгада катнашкан лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр.

Бәйрәмне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырдылар.  Әлеге тантанада район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин  балаларны кайнар котлап, укучыларга районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова да укучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткезеп, истәлекле вакыйга белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International