Лениногорск муниципаль районында өченче квартал нәтиҗәләре

2019 елның 29 сентябре, якшәмбе

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге 2019 елның өченче кварталына нәтиҗәләр ясады. Узып киткән өч ай Лениногорск районына 180 яшь граждан бүләк итте, шуларның 89 кыз һәм 91 ир бала.

2019 ел башыннан ГХАТ бүлеге белгечләре 524 сабыйның тууын рәсми рәвештә теркәде, алар арасында 5 пар игезәкләр бар. Өч ай нәтиҗәләре буенча 217 пар үзләренең никахларын законлаштырды, ә 2019 елда Лениногорск муниципаль районында барлыгы 373 гаилә туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International