Тату гаилә – бәхетле гаилә, дигән әйтем бар безнең халыкта. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү, бер-береңә юл бирә белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә.
Чирмешәндә гомер итүче гаилэлэр гомерне бит еллар билгеләми дилэр. Яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшиләр. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк аларның.
Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, оныкларына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишкә, чирмешәнлеләргә аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр. Балалары әти-әни арасында бер-береңә хөрмәт итү, аңлау хөкем сергән гаиләдә тәрбияләнгәннәр. Тантаналар залында оештырылган бәйрәмдә, район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов котлады.