28 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Нина Николаевна һәм Николай Кузьмич Лихачевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Илле ел тату гомер итү бәхете һәркемгә дә тәтеми. Ирле-хатынлы Нина Николаевна һәм Николай Кузьмич – үзара хөрмәт һәм бер-берсенә чын күңелдән бирелгәнлек үрнәге. Гаилә алар өчен чиксез илһам һәм мәхәббәт чыганагы.
Булачак ир белән хатын кечкенәдән үк таныш була. Әти-әниләре күрше, гаиләләр үзара дус булалар. Акрынлап балалар дуслыгы зур һәм якты хисләргә – мәхәббәткә әверелә. Совет Армиясе сафларыннан кайткач, Николай яраткан Нинасына тәкъдим ясый. 1969 елның 26 сентябрендә яшьләр Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында язылышалар.
Николай Кузьмич механизаторлар мәктәбен тәмамлый һәм гомере буе электротехник җиһазларны ремонтлау заводында, энергетика цехының слесарь-сантехнигы вазыйфасында эшли.
Нина Николаевна, һөнәре буенча химия анализы лаборанты, ул күп еллар дәвамында Бөгелмә механика заводында эшли, алмашсыз бригадир була.
Алар ике лаеклы кыз – Елена һәм Татьянаны тәрбияләп үстерәләр. Бүген юбилярлар балалары, оныклары, оныкчыклары һәм туганнары исеменнән котлаулар кабул иттеләр. Үз никахларының озак гомерле булу серләре белән уртаклашып, алар һәрвакыт аерылгысыз һәм бер-берсеннән башка тормышны күз алдына да китермәүләре турында сөйлиләр. Яраткан кеше һәм ышанычлы иңбаш булса, тормыш сынауларын һәм кыенлыкларны кичерергә мөмкин.
Бүген дә ир белән хатын 50 ел элек булган кебек үк, кунаклар алкышлары астында шәһәрнең Мактаулы гаиләләре китабына кул куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко юбилярларны җылы котлады, гаилә иминлеге теләде, котлау открыткасы, сертификат һәм бүләк тапшырды. Тантана ахырында бу вакыйга истәлегенә гаилә фотолары ясалды.