2019 елның 28 нче сентябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.
Дəрес девизы - «Гаилə бəхете серлəренə төшенү». Дəресне психолог Екатерина Юртаева үткəрде. Ул яшьлəргə туй алды мəшəкатьлəре турында һəм аларны чишү ысуллары хакында сөйлəде.
Дəрес өй эше бирү белəн тəмамланды: гаилə бюджетын төзү һəм авырлыклар тудырган вакыйгаларга игътибар итү.