Өлкәннәр көнен бәйрәм итү алдыннан Казан шәһәренең Киров ГХАТ бүлегендә 50 һәм 60 ел элек үзләренең гаиләләрен теркәгән парларны котлау тантанасы узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

Өлкәннәр көнен һәр җирдә икенче көзге айның беренче көнендә-1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән: бу тантана халыкара статуска ия. 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы 1 октябрьне, өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, Халыкара өлкәннәр көне дип санарга карар кыла. Сүз уңаенда, дата очраклы гына сайланмаган: картлык - ул Алтын вакыт, көз дә, билгеле булганча, алтын вакыт, шуңа күрә өлкән буынга көзге сезонның иң кызган көннәрендә махсус көн бүлеп бирергә карар кылынган.

Россиядә 1992 елда Югары Совет президиумының махсус карары кабул ителә, анда БМО рекомендацияләренең әһәмиятлелеге нигезендә 1 октябрь Өлкәннәр көне дип игълан ителә.

Казанның Киров ГХАТ бүлеге коллективы юбилярларга иң мөһиме — сәламәтлек, күзләрнең шатлыклы балкышы, күңел һәм хыялларның яшьлеген югалтмаска, киләчәк буын белән зирәклек һәм тәҗрибә уртаклашырга тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International