Никахлашу сарае залында шундый исем астындагы тематик кичә уздырылды.
Чара телевизион ток-шоу рәвешендә оештырылды. Чакырылган гаиләләр үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар.
Екатерина һәм Николай Кривоноговлар, Ирина һәм Николай Столяровлар, Ольга һәм Алексей Стреловларның тамашачыларга әйтер сүзләре шактый булды. Чарада катнашкан һәр кеше бу очрашудан үзе өчен күп яңалык белде. Кичәгә килгән яшь гаиләләр һәм тамашачылар өчен дә бу сөйләшү заяга үтмәс, дигән өмет бар.