Мамадыш ГХАТ бүлеге сентябрь аена нәтиҗәләр ясады

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Агымдагы елның сентябрь аенда  Мамадыш ГХАТ булегендә 23 туу очрагы теркәлгән: елның тугызынчы ае районыбызга 13 малай һәм 10 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның  алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, бишесе – икенче, сигезе– өченче, 4 бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 21, ә иң яшь  әтигә 23 тулган. Иң өлкән әнигә 40, иң өлкән әтигә – 41яшь.

Кызганыч, ләкин  районыбызда үткән айда 45 кеше вафат булган: 21 ир-ат һәм 24 хатын-кыз.

Гаилә коручылар һәм аерылышучыларның саны катнашмасы аеруча сөендерә: 23 язылышу актына нибары 3 аерылышу акты туры килә. Иң яшь кәләшкә – 20, иң яшь кияүгә 23 тулган. Иң өлкән кәләш 48, иң өлкән кияүгә 46 яшендә .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International