Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре 2019 елның сентябрь аенда туучылар санына йомгак ясадылар һәм яңа туган балалар өчен иң популяр исемнәрне атадылар.
Июль аенда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 81 бала теркәлде, шул исәптән бер игезәк пар. Кызлар азрак туган –37, малайлар күбрәк–44. Беренче бала – 30 гаиләдә, икенче бала– 37 гаиләдә, өченче һәм аннан соңгы балалар 14 гаиләдә барлыкка килгән. Ел башыннан Бөгелмә районында барлыгы 648 бала туган, шул исәптән 5 игезәк пар. 9 ай эчендә барлыгы 330 малай һәм 318 кыз теркәлгән.Бу айда 12 гаилә күп балалы булган.
Сентябрь аенда иң популяр исемнәр Әмир, Илья, Амелия булды. Малайлар өчен сирәк исемнәр – Имрон, Мирлан, Әмир, ә кызлар арасында Амелина, Евангелина һәм Лиона исемнәре иң гадәти булмаган исемнәр дип теркәлде.
Бу айда туган сабыйлар арасында иң зур гәүдә авырлыгы 4375г., иң кечкенәсе 1720г. тәшкил итә. Озынлыклары 44тән 59 см. га кадәр.
Иң яшь әтинең яше – 21, ә иң яшь әнигә – 18 яшь. Иң олы әтинең яше – 41, ә иң олы әнигә 40 яшь.