Бергә тормыш итүгә ун ел тулу - яшь гаилә өчен чын мәгънәсендә беренче түгәрәк дата. Бу көнне дуслар, балалар һәм ата-аналар белән бергә билгеләп үтү бик мөһим. 2019 елның 2 октябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Семенова Анастасия тантаналы рәвештә «Гөлчәчәк» юбилярларны – Кузнецов Роман белән Юлияне котлады.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апас районында ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары ункөнлеге уза. Быел да Апас ГХАТ бүлеге җитәкчесе бу чарадан крыйда калмады.
Бала туу – гаилә тормышында иң олы сөенеч. Бу елның 9 ай өчендә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 85 бәбине теркәгәннәр. Нарасыйларның 54-е – малайлар, 31-е - кызлар.
2019 елның сентябрь аенда Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 243 туу турында акт теркəлде, алар арасында 121 – малай, ə 122 -кыз бала.
2019 нчы елның 1 нче октябрь көнендə ГХАТ Идарəсе башлыгы Махотина Бэлла Ивановна лаеклы ялда булган хезмəт ветераннарын һəм 30 елдан ары эшлəгəн ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəрен акыл, игелек һəм хөрмəт көне белəн тəбриклəп үтте.
Бу кешеләр үз балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына иң кадерле, җылы, якты бүләк иттеләр.
Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.
2019 елның 1 октябрендә, Өлкәннәр көнендә, Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә, гадәттәгечә, чәй табыны артында ветераннарны хөрмәтләү чарасы үткәрелде. Озак еллар ГХАТ органнарында эшләгән Н. М. Лобанова һәм В.Н. Белова-Реутина бүлекнең яшь белгечләре белән хатирәләре белән уртаклаштылар һәм игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
50 ел бергә гомер иткән алтын парларны бу конне «Ильвина» ресторанына җыйдылар. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар, Салым инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Никиташин А.Г. һәм Татарстан Республикасының министрлар Кабинетынын ЗАГС идарәсе җитәкчесе Нигматуллина Г.Р. катнашты.
Октябрьнең беренче көнендә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Танчулпан Гайнетдинова Журавлевлар гаиләсен алтын туйлары белән котлады.